news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елдан «Татарлар» газетасы төбәкләрдәге газеталар өчен кушымта булып чыга башлаячак

2026 елдан «Татарлар» газетасы төбәкләрдәге газеталар өчен кушымта булып чыга башлаячак
Фото: «Татар-информ»

2026 елдан башлап «Татарлар» газетасы Россия төбәкләрендәге газеталар өчен махсус кушымта булып «Татарлар – без бергә» дигән исем белән чыга башлаячак. Бу хакта бүген Казанда «Корстон» үзәгенең Пушкин залында узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте.

«Татар конгрессының төп басма мәгълүмат чыганагы «Татарлар» газетасының ел әйләнәсендә 24 саны дөнья күрде. Россия һәм чит илдәге 230 дан артык татар оешмасына әлеге газета даими рәвештә почта хезмәте белән җибәрелеп тора. 2026 елдан башлап «Татарлар» газетасы Россия төбәкләрендәге газеталар өчен махсус кушымта булып «Татарлар – без бергә» дигән исем белән чыга башлаячак», – дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot