news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елдан россиялеләргә микрофинанс оешмада бердән артык займ алуны тыярга телиләр

2026 елдан Россия халкы микрофинанс оешмасында бердән артык займ ала алмаячак. Түләнмәгән бурыч булганда микрофинанс оешмасы яңа ссуда бирүдән баш тартырга тиеш була. Бу планнар турында РФ Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков сөйләде. «Известия» газетасы шул хакта яза.

Моннан тыш, парламентарий сүзләренчә, киләсе елдан илдә микрофинанс оешмада займ биргәндә өч календарь көн дәвам иткән «суыну чоры» эшли башлаячак, ә артык түләүнең максималь дәрәҗәсе 130 проценттан 100 процентка кадәр кимиячәк.

Бу чараларны Россия банкы 2024 елда ук кертергә тәкъдим итте. Хәзер заем өчен артык түләү бурыч суммасыннан 130 проценттан артмаска тиеш, әмма бу чикләү һәр аерым килешүгә генә кагыла. Әгәр кредит яңадан рәсмиләштерелгән булса, артык түләү нульдән башлана, дип аңлаттылар регуляторның матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта Үзәк банкның микрокредитлар бирүне чикләүгә кагылышлы тәкъдимнәре Дәүләт Думасына кертелгән. Аларны көзге сессия барышында карау планлаштырыла. Үзәк банк тарафыннан эшләнгән чаралар буенча профильле ведомстволар һәм базар катнашучылары белән фикер алышулар үткәрелгән инде. Микрофинанс оешма инициативаны тәнкыйтьләде, әмма моңа карамастан, хакимият аны хуплады, дип ачыклык кертте Аксаков.

news_right_1
news_right_2
news_bot