Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елдан пенсиягә гариза язмыйча гына чыгып булачак

Россия халкы 2026 елдан башлап пенсиягә гариза бирмичә генә чыга алачак. Сенатор Ольга Епифанова РИА Новости агентлыгына шул хакта сөйләгән.
Аның сүзләренчә, Социаль фонд, гражданнарга пенсиянең күләме һәм киләчәктә түләүләрне арттыру өчен аны кичектерү мөмкинлеге турында хәбәр итеп, түләүләрне пенсия яше җитәргә бер ай кала мөстәкыйль рәвештә билгеләячәк.
Кичектерүне Социаль фондка тиешле гариза тапшырганнан соң алып була, дип өстәде сәясәтче.
«2026 елда 59 яшьлек хатын-кызлар һәм 64 яшьлек ир-атлар картлык буенча пенсиягә чыгу хокукына ия, аларның 15 ел стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булырга тиеш», - дип сүзен төгәлләде Епифанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз