Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2026 елдан пенсиягә авыл өстәмәләре гариза бирмичә генә билгеләнәчәк
2026 елдан пенсиягә авыл стажы өчен өстәмәләрне гариза бирмичә генә билгели башлаячаклар. Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалады.
«2026 елдан шулай ук авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким эшләмәгән гражданнар ала торган пенсиягә авыл өстәмәләре билгеләгән вакытта да шундый тәртип гамәлдә булачак», - диелә Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган документның аңлатма язуында.
500дән артык һөнәр (агрономнар, умартачылар, тракторчылар, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарьлар һ.б.) вәкилләре шундый өстәмә алу хокукына ия. Төп таләп – гражданин авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, үстерү һәм эшкәртү белән бәйле авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләргә тиеш.
Шулай ук 2024 елдан Ерак Төньяк районнарында озак еллар эшләгән өчен иминият пенсиясенә өстәмәләр билгеләү дә гариза бирмичә генә башкарылачак.
Билгеләп үтелгәнчә, бу яңа тәртип россиялеләрне гариза һәм документларны Социаль фондның территориаль органнарына тапшыру ихтыяҗыннан азат итәчәк һәм вакытны янга калдырырга булышачак. Гражданнарга пенсияләрен яңадан исәпләү турында әлеге карар кабул ителгәннән соң 3 эш көне эчендә Дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша хәбәр итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз