Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда кемнәргә машина йөртү таныклыгын алыштырырга кирәклеген әйттеләр
Машина йөртү таныклыгы 10 елга бирелә. Димәк, административ җәзадан качу өчен машина йөртү таныклыгын вакытында алыштырырга кирәк. 2026 елда машина йөртү таныклыгын кемнәргә алыштырырга кирәк булачак – «Татар-информ» материалында.
Әйтелгәнчә, машина йөртү таныклыгы 10 елга бирелә. Димәк, киләсе елда 2016 елда бирелгән таныклыкларның срогы чыга. Шуңа күрә 2016 елда машина йөртү таныклыгы алган кешеләр аларны 2026 елда алыштырырга тиеш була.
Икенчедән, киләсе елда машина йөртү таныклыгы срогы 2023 елда чыгып, әмма аларны автомат рәвештә өч елга озайту мөмкинлегеннән файдаланган кешеләр алыштырырга тиеш була. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр срогы бетә торган таныклыклар автомат рәвештә өч елга озайтылды.
Моннан тыш, машина йөртү таныклыкларын шәхси мәгълүматлары яки сәламәтлек торышы үзгәргән гражданнар, шулай ук таныклыкларын югалткан яки аны бозганнар да алыштырырга мәҗбүр булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз