news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елдан «Игелекле Татарстан» форумы Татарстан Рәисе премиясе итеп үзгәртеләчәк

2026 елдан «Игелекле Татарстан» форумы Татарстан Рәисе премиясе итеп үзгәртеләчәк
Фото: © Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы

2025 елның 9-11 декабрендә Татарстанның 45 муниципалитетыннан иң актив 200 волонтер һәм иреклеләр үзәкләре җитәкчеләре ел саен уздырыла торган «Игелекле Татарстан» Республика гражданнар катнашу форумына өченче мәртәбә җыелды.

Искәртеп үтик, волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларының берсе.

«Игелекле Татарстан» форумы инде өченче тапкыр волонтерларыбызның хезмәтләрен тану, аларны укыту һәм диалог өчен төп мәйданчык буларак үз статусын раслый. Аларның энергиясе, ярдәмчеллеге һәм эшләргә әзер булулары — төбәк үсеше өчен иң көчле ресурс. Волонтерлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү — «Яшьләр һәм балалар» милли проектын тормышка ашыру кысаларындагы төп бурычларыбызның берсе. Без волонтерлыкның гаиләләрне, төрле буыннарны һәм һөнәри бергәлекләрне берләштерүен, чын социаль җаваплылык һәм гражданлык җитлегүе мәктәбенә әверелүен күрәбез», – дип сөйләде Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Биектау районында форумның беренче өлешендә, катнашучылар «Игелекле Татарстан» бәйгесе җиңүчеләреннән мотивацион сессияләрдә, җитәкчеләр өчен антистресс-тренингларда һәм мастер-классларда, шул исәптән Бөтенроссия Сукырлар Җәмгыятенең төбәк бүлекчәсеннән ишарәләр теленә багышланган мастер-класста да катнашты.

10 декабрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Игелекле Татарстан» Республика бәйгесе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Анда республиканың барлык районнарыннан дүрт йөздән артык иң яхшы волонтер, команда һәм социаль җаваплы компанияләр катнашты. Быел бәйгегә Татарстанның барлык 45 муниципалитетыннан 517 гариза керде, бу исә конкурсның биш еллык тарихында рекорд булды. Сезонның яңа номинацияләре булып «Елның Героик гамәле» һәм «Инклюзия өлкәсендә ел волонтеры» танылды. Кичәнең төп вакыйгасы «Татарстан Республикасының Ел волонтеры – 2025» Гран-приен тапшыру булды, аңа Сәимә Шаһиәхмәтова лаек булды. Бүләкне Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Фәтхетдинов тапшырды. 2026 елдан башлап бәйге «Игелекле Татарстан» иреклеләр өлкәсендә Татарстан Республикасы Рәисе премиясе итеп үзгәртеләчәк.

Форум чараларында барлыгы 2000нән артык кеше катнашты, бу республикада гражданнар активлыгы үсешен күрсәтә һәм гармонияле үсеш, үз-үзеңне таныту һәм яшьләрнең ил тормышында катнашуына шартлар тудыруга юнәлтелгән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

«Игелек һәрвакыт булачак – бу агымдагы ел темасы гына түгел, ә без эшләгән эшләрнең асылы. Татарстанда волонтерлык – җанлы, гел үсештә булган экосистема, монда өлкән волонтерлар тәҗрибәсе яшьләр энергиясе белән очраша, ә локаль инициативалар республика дәрәҗәсендә хуплау таба. Форум яңа мәгънәләр туа, партнерлык ныгый торган һәм без бергәләп киләчәккә үсеш векторы билгели торган киңлеккә әйләнде. Чын-чынлап игелекле һәм ярдәмчел Татарстан төзүгә керткән гомуми өлешләре өчен һәр катнашучыга һәм партнерга рәхмәт белдерәбез», – дип сөйләде «Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

«Игелекле Татарстан» Республика гражданнар катнашу форумы 2023 елдан башлап «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Форумның максаты — волонтерлар берләшмәсен мотивацияләү һәм бүләкләү, төбәкне үстерү өчен гражданлык җәмгыяте, хакимият һәм бизнес арасында диалог оештыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot