news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү алты көннән төгәлләнә

2026 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү алты көннән төгәлләнә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

2026 елда төзекләндереләчәк территорияләр өчен онлайн-тавыш бирү төгәлләнүгә алты көн калып килә. Татарстанлылар үз тавышын 12 июньгә кадәр 32 иҗтимагый киңлекнең берсе өчен, шулай ук үзенең ишегалды өчен (ул «Безнең ишегалды» программасының өстенлекле чиратына керсен өчен) бирә ала.

Тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында уза. Татарстанда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы ярдәмендә тавыш бирә ала.

Территорияләрне сайлаудан тыш, халык төзекләндерү эшләре турында бәяләмәләр калдыра һәм кечкенә сораштыру уза ала.

Тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә өстенлекле тәртиптә парклар, скверлар, иҗтимагый зоналар, яр буйлары һәм йорт яны территорияләре төзекләндереләчәк. Бу хакта «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры урынбасары һәм территорияләр белән эшләү секторы мөдире Гүзәл Ганиева билгеләп үтте. Илкүләм проектлар Татарстан шәһәрләрен яхшы якка үзгәртүне дәвам итә һәм кешеләргә әйләнә тирә даирәнең үсешенә тәэсир итү мөмкинлеге бирә.

Быел Казанда җиде төзекләндерү проекты гамәлгә ашырыла. Шуларның өчесе – «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында. Төзекләндерү эшләре Камал исемендәге театрның яңа бинасы янындагы территорияләргә, Казансу буендагы гыйбадәтханә-һәйкәл янындагы яр буена, «Яшьләр» скверына (Ф.Кәрим һәйкәле), Җиңү паркына (махсус хәрби операция катнашучыларына вакытлыча мемориал), Серов урамына, Акчарлак күлләренә һәм Миславский урамындагы скверга кагылачак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән булдырылган «Безнең ишегалды» программасына 2025 елда 464 ишегалды кертелгән. 590 мең квадрат метрдан артык асфальтны яңарту планлаштырыла. Программа алты ел гамәлдә булу дәверендә 3,6 миллион квадрат метр асфальтны үз эченә алган 2742 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк.

Тавышыгызны бирергә өлгерегез – сезнең фикер яраткан киңлекнең киләчәгенә тәэсир итәргә мөмкин!

news_right_1
news_right_2
news_bot