Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарының контроль материаллары турында сөйләделәр
Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федерал хезмәтендә (Рособрнадзор) белдерүләренчә, 2026 елда узачак Төп (ТДИ) һәм Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) контроль үлчәү материалларының структурасы һәм эчтәлегендә үзгәрешләр булмаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«21 августтан Федераль педагогик үлчәүләр институты 2026 елгы ТДИ, дәүләт йомгаклау имтиханы һәм БДИ структурасын һәм эчтәлеген билгели торган документ проектларын бастырып чыгарырга кереште. ТДИ, дәүләт йомгаклау имтиханы һәм БДИ контроль үлчәү материаллары структурасында һәм эчтәлегендә үзгәрешләр юк», - диелә ведомство хәбәрендә.
Билгеләп үтелгәнчә, ТДИ һәм БДИ контроль үлчәү материалларының эчтәлеге мәктәп программасына туры китерелгән, спецификациянең өченче пунктында һәр бирем линиясе өчен мәктәп программасы пунктлары һәм тикшерелүче материал өйрәнелә торган сыйныфлар күрсәтелгән. Проектлар буенча иҗтимагый-профессиональ фикер алышулар 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. БДИ структурасын һәм эчтәлеген билгели торган документларның проектлары 22 августта басылып чыгачак.
«Информатика буенча 2026 елгы ТДИ, дәүләт йомгаклау имтиханы һәм БДИда ачык һәм импортны алыштыручы программа продуктларына күчү кысаларында файлларның кулланыла торган форматлары санын чикләү күздә тотыла», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз