Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда татарстанлыларның пенсияләренең фиксацияләнгән өлеше күпмегә артачагы билгеле
Татарстанлыларның иминият пенсиясе фиксацияләнгән һәм индивидуаль өлештән тора. Беренче өлеш һәркем өчен бертөрле булса, икенче өлеш тупланган пенсия балларына бәйле рәвештә билгеләнә. 2026 елда Татарстан пенсионерларының фиксацияләнгән түләүләре артачак.
Иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше ел саен индексацияләнә. Исегезгә төшерик, 2025 елда аның күләме 8 907,7 сум тәшкил итә. 2026 елның 1 гыйнварыннан ул 9584,69 сумга кадәр арттырыла.
Моннан тыш, 1 гыйнвардан бер пенсия баллының бәясе 145,69 сумнан 156 сумга кадәр арта. Ике күрсәткеч тә 7,6 процентка индексацияләнә, бу фаразлана торган инфляция дәрәҗәсеннән югарырак (6,8 процент).
Димәк, татарстанлыларның иминият пенсиясе уртача 2 мең сумга күбрәк була башлый. Мәсәлән, әгәр кеше 2025 елда 30 мең сум пенсия алса, 2026 елда аның пенсиясе 2 280 сумга арта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз