Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда Татарстанда кемнәр пенсиягә чыга алачагы билгеле
Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре 2026 елда пенсиягә чыга алачак. Бу хакта – «Татар-информ» материалында.
Пенсия реформасының күчеш этабы
2025 елда татарстанлылар, гомуми кагыйдәләр буенча, пенсия реформасы белән бәйле күчеш чоры дәвам иткәнгә күрә, яшь буенча пенсия рәсмиләштерә алмаячак.
2018 елның 3 октябрендәге 350-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Россиядә пенсиягә чыгу яше акрынлап арта. Бу процесс 10 елга исәпләнгән — 2019 елдан 2028 елга кадәр.
Нәтиҗәдә пенсия яше биш елга артачак: хатын-кызлар пенсиягә 60 яшьтә чыга алачак, ә ирләр – 65 яшьтә.
2026 елда кем пенсиягә чыга алачак?
2026 елда гомуми кагыйдәләр буенча пенсиягә 1962 елда туган ир-атлар (аларга 64 яшь тула), һәм 1967 елда туган хатын-кызлар (аларга 59 яшь була) чыга алачак.
Моннан тыш, 2026 елда вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия татарстанлылар лаеклы ялга чыга алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз