Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда Татарстанда авылларны комплекслы үстерүгә 10,6 млрд сум акча тотылачак
Татарстанда 2026 елда авылларны комплекслы үстерүгә 10,6 млрд сум акча тотылачак. Бу хакта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Россия авылы» проектының төбәк координаторы Нәҗип Хаҗипов «2026 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча проектларны гамәлгә ашыруга партия контроле» темасына селектор киңәшмәсе йомгаклары буенча хәбәр итте. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясе хәбәренә таянып, ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Селектор киңәшмәсендә барлык төбәкләр дә катнашты, аны «Бердәм Россия» генераль советы әгъзасы, «Россия авылы» федераль партия проекты координаторы, РФ ФС Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Александр Двойных үткәрде. Шулай ук төбәкләр белән Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина да аралашты.
«Бердәм Россия» ярдәме белән быел программаны финанслау өстәмә рәвештә 12 миллиард сумга арттырылган. Быел дәүләт программасы тагын 3 миллион авыл кешесенә кагыла. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы «Бердәм Россия»нең Халык программасы белән янәшә бара. 2025 ел нәтиҗәләре буенча программа илдә гамәлгә ашырыла торган барлык дәүләт программалары арасында иң нәтиҗәлесе дип танылды», – дип хәбәр итте сенатор Александр Двойных.
Нәҗип Хаҗипов, видео-конференц-элемтә режимында узган утырышта катнашып, Татарстанның Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында актив катнашуын билгеләп үтте. Программа авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
«2021 елдан 2025 елга кадәр Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча финанслауның гомуми күләме 16,8 миллиард сум тәшкил итте. Шул исәптән федераль бюджеттан – 11,5 миллиард, республика бюджетыннан – 2,8 миллиард, җирле бюджеттан 70 миллионга якын акча. Калган 2,3 миллиард – бюджеттан тыш акча», – дип белдерде Нәҗип Хаҗипов.
Әлеге программа гамәлгә ашырылган 6 елда республиканың авыл территорияләрендә 35,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылуын, 859 җәмәгать урыны төзекләндерелүен, компактлы торак төзелеше буенча 12 проект гамәлгә ашырылуын искәртте. 128,4 километр юл норматив хәлгә китерелгән, шуның 90,73 километры – социаль объектларга, ә 37,6 километры – агросәнәгать комплексы объектларына.
«39 торак пунктта 69 социаль һәм коммуналь инфраструктура объекты үтәлгән. Бу 17 мәгариф объектын төзү, реконструкцияләү яки капиталь ремонтлау – 12 мәктәп, 4 балалар бакчасы, 1 яшьләр үзәге. Бирегә шулай ук 11 мәдәният объекты, 3 сәламәтлек саклау, 10 спорт корылмасы кергән. 28 объектта 151,4 километр коммуналь челтәр салынган. Бу шактый зур эш күләме, ул тормыш шартларын яхшыртырга, авыл халкына уңайлыклар тудырырга ярдәм итә», – дип басым ясады депутат.
Агымдагы елда Татарстанда авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә финанслауның гомуми күләме 10,6 млрд сум тәшкил итә, шуларның 6,3 е – федераль бюджет кысаларында. Тагын 2,3 млрд сумны республика бүлеп бирә, бюджеттан тыш акчалар – 1,95 млрд сум, муниципалитетлар керткән өлеш – 41,5 млн сум.
«Бүлеп бирелгән акчаларга 251 гаилә өчен 18,5 мең квадрат метр торак төзеп тапшыру, 18 муниципаль районда 130 объектны төзекләндерү, 7 объектка 44,39 километр автомобиль юлын норматив хәлгә китерү планлаштырыла», – дип белдерде Нәҗип Хаҗипов.
«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча быел 31 социаль һәм инфраструктура объекты буенча эшләр планлаштырылган. Моңа 3 мәктәп һәм 3 КФҮ төзү, 5 мәктәп, 5 балалар бакчасы, 2 спорт залы, 2 лицей, мәдәният йорты һәм ял итү үзәген ремонтлау керә. Шулай ук быелгы планда – 72,94 километр коммуналь челтәр: су белән тәэмин итү, су агызу, яктырту һәм дренаж салу.
«Агымдагы елда республика тагын 5 озак сроклы үсеш планын тормышка ашыра – Арча, Буа, Балтач, Кукмара, Саба районнарында. Алар киләсе елга күчәчәк», – дип өстәде депутат.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз