news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елда Татарстанда 1 540 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

2026 елда 15 июльгә Татарстанда 1540 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.

«15 июльгә оператив мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1540 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – бу үткән ел белән чагыштырганда 37 очракка кимрәк. Яраланучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 73 кешегә кимегән, әмма үлем 161 очракка кадәр арткан – бу узган ел белән чагыштырганда 19 кешегә күбрәк», – дип сөйләде ул.

Бикмөхәммәтов сүзләренчә, иң «канлы» хокук бозу – каршы як полосага чыгу. Ярты ел эчендә Татарстанда шундый 98 юл-транспорт һәлакәте булган, 49 кеше һәлак булган һәм 156 кеше зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot