Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда Татарстан коммуналь челтәрләрне модернизацияләүгә 2,5 млрд сум алачак
2026 елда Татарстан «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә федераль бюджеттан 2,5 млрд сум алачак. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».
«2026 елда федераль программаны гамәлгә ашыруга 2,5 млрд сум каралган. Сумма 2025 ел белән чагыштырганда азрак якка үзгәртелгән, чөнки планлаштырылган чараларның бер өлешен без агымдагы елда ук тиз темплар белән башкардык», – дип сөйләде министр.
Челтәрләрне яңарту өчен республика бюджетыннан да акча кулланылачак. Аларны 2025 елдагыдан да ким булмаган күләмдә бүлеп бирү планлаштырыла – ягъни 8,5 млрд сум һәм аннан да күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз