Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда Россиядә картлык буенча минималь иминият пенсиясе 14 меңнән күбрәк булачак
2026 елда Россиядә картлык буенча иминият пенсиясенең минималь күләме 14 287 сум булачак. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова әйтте дип яза ТАСС агентлыгы.
Иминият пенсиясе – картлык, инвалидлык буенча яки туендыручыны югалткач билгеләнә торган пенсия түләүләренең иң киң таралган төре. Түләүләр күләме билгеләнгән өлештән һәм тупланган пенсия балларыннан (ИПК) барлыкка килә.
Эксперт искәрткәнчә, иминият пенсиясе алу өчен кимендә 30 ИПК булырга тиеш.
«2025 елда 1 индивидуаль пенсия коэффициенты 145,69 сум, ә иминият пенсиясенең билгеләнгән өлеше 8 907,7 сум булды, ел ахырына картлык буенча иминият пенсиясе күләме 13 278,4 сумны тәшкил итте. 7,6 процентка артканнан соң ул 14 287,49 сум булачак», – дип аңлатты Юлия Финогенова.
Алдарак Россия Хөкүмәте өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә эш итү стратегиясен раслады, ул пенсияләрне февральдә һәм апрельдә ике этаплы индексацияләүне күздә тота. Әмма, Россия Финанс министрлыгы белдергәнчә, 2026 елда арттыру вакытыннан алда 1 гыйнвардан, ике индексацияне бер арттыруга берләштереп башкарылачак.
Профессор сүзләренчә, 7,6 процент коэффициент фаразланган инфляцияне һәм Россия Социаль фонды керемнәре артуны исәпкә ала. Әгәр факттагы инфляция фаразланганнан артып китсә, хакимиятләр өстәмә индексация уздырырга хокуклы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз