Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда Россиядә беренче балага ана капиталы 728 мең сум тәшкил итә
2026 елда ана капиталы беренче балага якынча 728 мең сум тәшкил итә, әгәр элегрәк гаилә сертификат алмаган булса, икенчесенә – 963 мең сум тирәсе. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Коломейцев хәбәр итте.
Әгәр ана капиталы беренче балага рәсмиләштерелгән булса, икенче бала туганда, якынча 234 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган.
Коломейцев билгеләп үткәнчә, 2024 елдан өстәмә таләп гамәлдә: бала да, ана капиталы алган ата-ана да туу буенча Россия гражданлыгына ия булырга тиеш.
Парламентарий сүзләренчә, ана капиталы программасы 2007 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә. Бу вакыт эчендә түләүдән 15 млн га якын Россия гаиләсе файдаланды. Ул ассызыклаганча, сертификат бер генә тапкыр бирелә.
Ана капиталы түләү «Гаилә» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз