Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда пенсиянең уртача күләме 27,1 мең сум тәшкил итәчәк
2026 елда иминият пенсияләре күләме 7,6 процентка күтәрелә, бу инфляция дәрәҗәсеннән артып китә. Картлык буенча уртача иминият пенсиясе якынча 2 мең сумга артачак һәм якынча 27,1 мең сум була. Бу хакта Дәүләт Думасының Милек, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов хәбәр итте. Аның сүзләрен «RT» китерә.
Ул аңлатканча, элегрәк баскычлы система кулланылган, ул вакытта түләүләр елга берничә тапкыр инфляциягә, Социаль фонд бюджеты керемнәренә һәм хезмәт хаклары динамикасына бәйле рәвештә төзәтелгән. 2026 елда Хезмәт министрлыгы 1 гыйнвардан бер индексация белән чикләнү карарын кабул итте.
Гаврилов билгеләп үткәнчә, мондый алым пенсионерларга ел башыннан ук, ел дәвамында өстәмә төзәтмәләр көтмичә, яңа күләмдә түләүләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу карар бюджет планнарына бәйле: 2026 елга федераль бюджет проектында пенсия һәм социаль тәэмин итүгә 18 трлн сумнан артык акча каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз