news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елда пенсияләр ике этапта артачак

Россиядә пенсияләрне индексацияләү киләсе елдан ике этапта узачак: 1 февральдән пенсияне инфляция дәрәҗәсенә карап арттырачаклар, ә 1 апрельдән Россия Социаль фонды керемнәренә бәйле рәвештә булачак. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында социаль фонд рәисе Сергей Чирков сөйләде.

«Киләсе елда пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы бер мөһим үзгәреш бар. Ул пенсиянең ике этаплы индексациясенә күчүгә кагыла. Беренче индексация 1 февральдән булачак һәм иминият пенсиясенә кагылачак. Ул алдагы ел инфляциясе дәрәҗәсендә формалашачак», – диде Чирков.

Ул билгеләп үткәнчә, икенче индексация иминият пенсияләренә генә кагылачак һәм 1 апрельдән узачак. Бу датада пенсияләрне арттыру күләме социаль фонд керемнәренә бәйле булачак. Алар Россиядә хезмәт хаклары дәрәҗәсенә бәйле иминият кертемнәреннән формалашачак.

Быел иминият пенсияләрен индексацияләү 9,5 процент тәшкил итте, ә социаль пенсияләр 14,75 процентка артты.

news_right_1
news_right_2
news_bot