Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда минималь хезмәт хакы 27 093 сум тәшкил итәчәк
2026 елда минималь хезмәт хакы 27 093 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта рәсми хокукый актлар сайтында чыккан законга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Шул ук вакытта, хезмәткә түләүнең минималь күләменә 13 процент күләмендә керемгә салым салына, шуңа күрә хезмәткәр кулга 23 570 сум алачак. 2025 елда минималь хезмәт хакы күләмен 22 440 сум итеп билгеләгәннәр иде.
Хезмәткә түләүнең минималь күләме хезмәт хакын көйләү, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр күләмен билгеләү, шулай ук мәҗбүри социаль иминиятләштерүнең башка максатлары өчен кулланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз