news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел мәктәпләрдә соңгы кыңгырау 26 майда узачак

Быел мәктәпләрдә соңгы кыңгырау 26 майда узачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар быел 26 майда узачак, дип Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә. Бу хакта РИА Новости яза.

«Россия мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар 26 майда узарга тиеш. Тиешле тәкъдимнәрне РФ Мәгариф министрлыгы илнең барлык төбәкләренә җибәрде», - диелә хәбәрдә.

Мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары 1 июньнән дә иртәрәк башланмый.

Соңгы кыңгыраулар программасына Россия Федерациясе флагын күтәрү һәм гимнын башкару тантаналарын, шулай ук күп балалы гаиләләрне хөрмәтләүне, махсус хәрби операцияда катнашучы ата-аналарның һәм дәүләт бүләкләренә лаек булганнарның чыгышларын кертергә тәкъдим ителде.

Регионнарга тантаналы чараларга әзерлек вакытында куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучылары өчен уңайлы мохит булдырырга куштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot