news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елда мәктәпләрдә чыгарылыш кичәсе уздыруның бердәм көне билгеләнде

2025/26 уку елында Россия мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәмен 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздыру планлаштырыла. РФ Мәгариф министрлыгы тиешле рекомендацияләрне илнең барлык субъектларына җибәрде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Мәгариф оешмаларында соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре программасына Дәүләт флагын күтәрү һәм Россия Федерациясе Дәүләт гимнын башкару, күпбалалы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләү, шулай ук укучыларның ата-аналары, шул исәптән дәүләт бүләкләре алучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның чыгышларын кертү тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot