Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар үзгәрү сәбәпләрен атадылар
Федераль законнар нигезендә 2026 елда коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләүнең ике этабы каралган. 1 гыйнвардан индексация өстәлгән бәягә салым (НДС) ставкасы артуга бәйле рәвештә 1,7 процент тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов ведомствоның 2025 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән утырышта хәбәр итте.
«Икенче этап 1 октябрьгә планлаштырылган. Гражданнарга түләү үсешен чикләүнең гамәлдәге механизмы кысаларында Федераль Хөкүмәт күрсәтмәсе белән Татарстан өчен уртача индекс 13,4 процент күләмендә билгеләнгән. Шул ук вакытта гражданнар өчен рөхсәт ителгән тайпылыш чиге – 4,8 процент. Димәк, индексның аерым муниципалитетлар өчен максималь күрсәткече 18,2 процент тәшкил итәргә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу күрсәткечләр барлык җиде коммуналь хезмәтне дә исәпкә алып кабул ителгән», – дип сөйләде ул.
Конкрет хезмәт күрсәтүгә тариф үсеше уртача зурлыктан зуррак якка да, кечерәк якка да аерылырга мөмкин. Республиканың 840 муниципаль берәмлеге өчен гражданнарның түләүләре 13,4 проценттан артмаячак. 73 муниципалитет (24 шәһәр, 17 шәһәр тибындагы бистә һәм 32 авыл җирлеге) өчен индекс рөхсәт ителгән тайпылышны исәпкә алып билгеләнгән һәм 18,2 процент тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз