news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елда Казанда Иске Татар бистәсе турында китап чыгачак

Казанда 2026 елда Иске Татар бистәсе турында рус һәм татар телләрендә китап чыгарачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га «Тарихи мохит» МБУ директоры Элина Табакчи сөйләде.

«Иске Татар бистәсе тарихы турында китап бастыру мөмкинлеге зур казаныш булып тора. Бу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин ярдәме белән мөмкин булды. Китап территория тарихы турында гына сөйләп калмаячак – ул анда яшәүчеләрнең, монда яшәгән бөек династияләрне дәвам итүчеләрнең тавышлары һәм истәлекләре белән «сөйләячәк», - дип билгеләде Табакчи.

Аның сүзләренә караганда, китапның максаты – татар мәдәнияте яисә Иске Татар бистәсе тарихы белән кызыксынучыларда гына түгел, ә элек аларга тиешле игътибар бирмәгән кешеләрдә дә кызыксыну уяту.

«Без укучыда татар шәһәр мәдәнияте тарихына тирәнрәк кереп китү теләге уятырга телибез», – дип өстәде Табакчи.

news_right_1
news_right_2
news_bot