Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 420 йорт ишегалды яңартылачак
«Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 2026 елда 100 меңгә якын кеше яшәгән 420 йортның ишегалды яңартылачак. Төзекләндерелгән территорияләрнең гомуми мәйданы 550 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Бу мәгълүматларны Казан мэры Илсур Метшин алдындагы хисабында шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров белдерде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Эш барышында ишегалларында яңа тротуарлар салалар яисә искеләрен ремонтлыйлар, эскәмияләр, урналар, яктырту баганалары, балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыралар, каты коммуналь калдыклар җыю мәйданчыкларын яңарталар. Халык белән килешү буенча парковка урыннары булдырыла.
2025 елда программа буенча гомуми мәйданы 600 мең квадрат метр булган 466 ишегалды төзекләндерелде.
Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, «Безнең ишегалды» программасы шәһәр мохитен яхшыртуга көчле этәргеч бирде. Ул билгеләп үткәнчә, каралган ишегалды шәһәр халкының тормышын кабул итүгә йогынты ясый, ә төзекләндергәннән соң ишегаллары кешеләр белән бик тиз тула.
Метшин агымдагы елдан соң ремонт көткән 300гә якын ишегалды калачак, дип өстәде һәм Казан – барлык ишегаллары тәртипкә китерелгән шәһәр дип әйтергә мөмкин булсын өчен эшләрне төгәлләргә кирәклеген ассызыклады.
«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда старт алды. Алты ел эчендә Казанда 2754 йорт яңартылган, аларда 600 меңгә якын кеше яши. Бәяләүләр буенча, программа эшләтеп җибәрелгәннән бирле төзекләндерүне таләп итүче ишегалларының 79% ы ремонтланган. Агымдагы елны да исәпкә алып, бу күрсәткеч 91% ка җитәчәк. 2027 елга 301 ишегалды калачак, аны әле тәртипкә китерергә кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз