news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак Казанда вакыйгалар планы билгеле

2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алачак Казанда нинди вакыйгалар узачагы билгеле булды. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта белдерделәр.

«Чаралар планы әле әзерләнә дип уйлыйм. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештыру комитеты төзелә. Безнең бурыч - чараларны ниндидер тар максатчан бер аудиториягә юнәлдерү түгел, ә мөмкин кадәр күбрәк колачлау. Безнең милли, инде танылган брендлар да бу көн тәртибенә туры килер дип уйлыйм», – дип сөйләде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Ачылу һәм ябылу тантаналары киләсе елның апрель һәм ноябрь айларына планлаштырылган. Презентациягә караганда, алар Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узачак.

Шулай ук планга түбәндәгеләр кертелгән:

  • 2026 елның апрелендә «Телнең күптөрлелеген саклау» форумы,
  • Май аенда «Россия — Ислам дөньясы» XVI халыкара икътисади форумы,
  • Май аенда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы;
  • Июнь аенда мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы илләре министрлары форумы (ИСЕСКО) ;
  • Июль аенда «Тормыш стиле мәдәни код» Этно-Fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале,
  • Сентябрьдә «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале,
  • Октябрьдә Халыкара ислам сәнгате фестивале,
  • Октябрьдә Халыкара каллиграфия күргәзмәсе.

Искәртик, Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100