news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2026 елда иминият пенсияләре ике этапта индексацияләнәчәк

2026 елда иминият пенсияләре ике этапта индексацияләнәчәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2026 елдан Россиядә иминият пенсияләре ике этапта индексацияләнәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Мөлкәт, җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча комитеты рәисе, Россия банкының Милли финанс советы әгъзасы Сергей Гаврилов сөйләде дип яза RT.

Парламентарий сүзләренчә, февральдә пенсияләр инфляцияне исәпкә алып киредән санала, ә апрельдә Россия Социаль фондында җыелган акчага бәйле рәвештә өстәләчәк.

«Әгәр уртача хезмәт хаклары инфляциядән югарырак булса, тагын өстәлергә мөмкин. Әмма аның дәрәҗәсе барыбер реаль керемнәр күләме белән чикләнгән <...>», – диде Гаврилов.

Мәсәлән, гражданин агымдагы елда 23 мең сум иминият пенсиясе ала икән, 5 проценты инфляция булганда һәм киләсе елда 24 150 сумга арта. Әгәр Социаль фонд керемнәре тагын 2 процентка индексация ясарга мөмкинлек бирсә, апрельдә пенсия күләме 24 633 сумга җитәчәк. Гомуми сумма – 1633 сум була.

«Шул ук вакытта төгәл күрсәткечләр эш бирүчеләр взносы һәм башка керемнәр хисабына күпмегә артуга бәйле», – диде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100