news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елда Федераль Сабантуйның кайсы өлкәдә булачагы билгеле

2026 елда Федераль Сабантуй Омск өлкәсендә узачак. Бүген Якутск шәһәрендә уза торган XXV Федераль Сабантуйда «Тулпар ат» билгесен Омск өлкәсенә тапшырдылар.

Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Колесник Сабантуй белән котлады.

«Без дә югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышырбыз. Без сезне чакырабыз», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген Саха (Якутия) республикасының Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуй уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot