news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елда электр энергиясе тарифлары: Татарстан халкы белергә тиеш мөһим яңалыклар

2026 елда Россиядә тарифлар 1 гыйнварда һәм 1 октябрьдә яңадан каралачак.

2026 елда электр энергиясе тарифлары: Татарстан халкы белергә тиеш мөһим яңалыклар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Электр энергиясенә тарифларны билгеләү мәсьәләсе халыкны һәрвакыт кызыксындыра. Киловатт-сәгать бәясе ничек ясала, тарифка нәрсәләр керә һәм ул ни өчен ел саен үзгәрә – бу сорауларга «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников җавап бирде.

Киловатт бәясе нәрсәдән җыела?

Дмитрий Аркадьевич, электр энергиясе тарифлары – республикада яшәүче һәр кешегә кагыла торган тема. Халык өчен тариф ничек билгеләнә һәм аның югары булу-булмавына нинди факторлар йогынты ясый?

Халык өчен электр энергиясенә тарифлар билгеләү – катгый регламентланган процесс. Федераль антимонополия хезмәте ел саен тарифларның минималь һәм максималь чик дәрәҗәсен раслый, без шул кысаларда эшләргә тиешбез.

Дмитрий Сапожников
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тариф структурасы турында сөйләгәндә, ул дүрт төп өлештән тора дип әйтеп була. Аларга индикатив бәя (ягъни электрны күпләп сату базарында сатып алу бәясе), электр энергиясен челтәрләр аша тапшыру тарифы, гарантияле тәэмин итүченең сату өстәмәсе һәм инфраструктура түләүләре керә. Шунысын аңлау мөһим: бу дүрт компонентның икесе генә төбәк дәрәҗәсендә көйләнә, болары – сату өстәмәсе һәм электр энергиясен тапшыру хезмәтләре. Калган өлешләр федераль орган тарафыннан билгеләнә.

2026 елда тарифлар нинди булыр?

2026 елда республикада электр энергиясенә нинди тарифлар гамәлдә булачак һәм аерым категория гражданнар өчен түбәнрәк тарифлар каралганмы?

2026 елда ил буенча тарифлар ике тапкыр яңадан каралачак. Беренчесе – 1 гыйнвардан (өстәмә кыйммәткә салым ставкасы үзгәрү сәбәпле), икенчесе – гадәттәгечә 1 июльдә түгел, ә 1 октябрьдән булачак.

Газ плитәләре булган йортларда яшәүче шәһәр халкы өчен тарифлар түбәндәгечә билгеләнде: 2026 елның 1 гыйнварыннан — 5,82 сум/кВт⋅сәгать (НДС белән), 1 октябреннән — 6,47 сум/кВт⋅сәгать (НДС белән). Үсеш 65 тиен тәшкил итәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Электр плитәле йортларда яшәүче шәһәр халкы һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен түбән тарифлар саклана. Бу бик мөһим күрсәткеч, чөнки республика халкы кулланган электр энергиясенең яртысы диярлек нәкъ менә шундый территорияләргә туры килә. Алар өчен тарифлар түбән коэффициентлары белән билгеләнәчәк:

  • Шәһәр җирлегендә электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүчеләр өчен: 1 гыйнвардан — 4,96 сум, 1 октябрьдән — 5,82 сум (86 тиенгә арта);
  • Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен: 1 гыйнвардан — 4,26 сум, 1 октябрьдән — 4,85 сум (59 тиенгә арта).

Тарифларны дифференциацияләү: куллануның өч диапазоны

2026 елдан Татарстанда дифференциацияләнгән тарифлар кертелә. Бу нәрсә дигән сүз һәм алар ни өчен кирәк?

Бүген без «аркылы-торкылы субсидияләү» проблемасы белән очрашабыз. Бу нәрсә дигән сүз? Электр челтәрләре оешмаларының халыкка электр энергиясен тапшыру өчен тоткан фактик чыгымнары тарифка салынган суммалардан күпкә югарырак. Бу аерма – елына якынча 6 миллиард сум – предприятиеләр һәм бизнес җилкәсенә төшә, аларга өстәмә финанс йөкләнеше ясый.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Дифференциацияләнгән тарифлар нәкъ менә шушы тигезсезлекне киметү өчен кертелә. Шуны да билгеләп үтик: Татарстан бу тәҗрибәгә Россиядә иң соңгылардан булып кушыла, күпчелек төбәкләр инде мондый системага күчте.

Яңа ташламалы бәя кую системасының асылы – куллану күләме белән электр энергиясе бәясе арасындагы турыдан-туры бәйлелектә. Без куллануның өч диапазонын аерып күрсәтәбез:

  • Беренче диапазон – аена 3900 кВт⋅сәгатькә кадәр.
  • Икенче диапазон – аена 3900дан 6000 кВт⋅сәгатькә кадәр.
  • Өченче диапазон – аена 6000 кВт⋅сәгатьтән күбрәк.

Шунысы мөһим: электр белән җылытыла торган йортлар өчен исәпләүнең махсус тәртибе каралган. Җылыту сезонында, куллану күләме табигый рәвештә югары булуын истә тотып, чик кыйммәтләргә 1,8 арттыру коэффициенты кулланылачак.

Беренче диапазонда тариф Федераль антимонополия хезмәте билгеләгән чик дәрәҗәгә тиң булачак. Икенче диапазонда тариф электрны тапшыруның икътисади нигезләнгән бәясен исәпкә алачак (якынча 7–8 сум). Өченче диапазонда бәя бизнес өчен билгеләнгән көйләнми торган бәяләргә якын булачак (якынча 10–11 сум).

Республикада яшәүчеләрнең абсолют күпчелеге өчен бу үзгәрешләр сизелмәячәк. «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте мәгълүматларына караганда, халыкның 99,9 проценты аена 3900 киловатт-сәгатьтән азрак куллана, димәк, алар беренче тариф диапазонында калачак.

Яңа система, иң беренче чиратта, халык өчен каралган ташламалы тарифларны коммерция эшчәнлегендә куллану очракларын булдырмауга юнәлтелгән. Шулай ук исәпләүләр дөрес булсын өчен, гражданнарга исәпләү приборлары күрсәткечләрен вакытында тапшырып бару мөһим.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Челтәр компанияләре өчен исәпләүнең яңа принцибы

Дмитрий Аркадьевич, энергетика тармагында челтәр оешмалары чыгымнарын билгеләү өчен «эталонлы алым»га күчү турында актив сөйлиләр. Бу методиканың асылы нидә һәм аның хәзерге системадан өстенлеге нәрсәдә?

Чыгымнарны билгеләүнең эталонлы методына күчү – челтәр оешмалары икътисадын формалаштыруда принципиаль яңа адым. Гади тел белән әйткәндә, без исәпләү логикасын үзгәртәбез: чыгымнарны «астан өскә» нигезләү урынына, чыгымнарны «өстән аска» норматив буенча билгеләүгә күчәбез.

Бу методика электр энергиясен гарантияле тәэмин итүчеләр өчен инде уңышлы кулланыла, анда чыгымнар тәэмин итү нокталары санына карап исәпләнә. 2026 елдан бу механизм территориаль челтәр оешмаларына да кагылачак. Бу – тарифларны көйләү алымнарын бердәм итү юлындагы мөһим адым.

Эталонлы методның асылы шунда: инфраструктураның һәр элементы өчен (электр тапшыру линияләре, трансформатор подстанцияләре һ.б.) хезмәт күрсәтүнең норматив бәясе билгеләнә. Бу норматив кыйммәтләрнең җыелмасы оешманың нигезләнгән операцион чыгымнарын тәшкил итә.

Мондый алым оешмаларны нәтиҗәлелекне арттырырга этәрә, чөнки эталонлы дәрәҗәдән түбәнрәк ирешелгән теләсә нинди экономия компания карамагында калачак. Бу шулай ук инвестиция программаларын һәм челтәр инфраструктурасын үстерүне төгәлрәк планлаштырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта эталон кыйммәтләргә салынган нормативлар энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын тиешле дәрәҗәдә саклау зарурлыгын да исәпкә ала.

Ни өчен иске системадан баш тарттылар?

Элеккеге модельдә тариф оешмалар тәкъдим иткән фактик чыгымнар һәм раслаучы документлар нигезендә ясала иде. Бу чыгымнарны нигезсез арттыру яки документлар пакетының тулы булмау куркынычын тудыра иде. Хәзер чыгымнар бердәм нормативлар буенча билгеләнәчәк. Предприятиеләр тарифларны көйләү кысаларында күпме акча алачакларын алдан беләчәк, бу исә аларга җитештерү һәм инвестиция эшчәнлеген нәтиҗәлерәк планлаштырырга ярдәм итәчәк.

Эталонлы методны кертү этаплап булачак. 2026–2027 елларда бу методта төбәкнең иң зур челтәр компаниясе эшли башлаячак, ә 2028 елдан — республиканың барлык территориаль челтәр компанияләре күчәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Челтәр оешмаларын берләштерү: максатлар һәм көтелгән нәтиҗә

Татарстанда челтәр оешмаларын консолидацияләү (берләштерү) турында фикер алышалар. Бу процессның максаты нәрсә?

Челтәр оешмаларын берләштерү – илнең энергетика комплексын үстерү буенча федераль сәясәт кысаларында тормышка ашырыла торган мөһим процесс. Төп бурыч – электр челтәрләре комплексының ышанычлылыгын арттыру, таркаулыкны бетерү һәм хезмәт күрсәтүнең бердәм сыйфатын тәэмин итү.

Кечкенә челтәр компанияләренең, теләкләре зур булса да, еш кына инфраструктураны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен финанс һәм техник ресурслары җитми. Аларның җиһазларны заманчалаштыру, яңа технологияләр кертү һәм аварияләрне тиз арада бетерү мөмкинлекләре чикле. Боларның барысы да нәтиҗәдә энергия белән тәэмин итүнең сыйфатында һәм ышанычлылыгында чагыла.

Ә инде зур челтәр операторының мөмкинлекләре күбрәк. Аның челтәрләрне яңартуга инвестицияләр кертү өчен финанслары да, квалификацияле белгечләре дә, махсус техникасы да җитәрлек. Моннан тыш, берләштерү бердәм техник сәясәт алып барырга, хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау стандартларын берләштерергә, идарә чыгымнарын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Кулланучы өчен бу – аварияләр куркынычы кимү һәм энергия белән тәэмин итү сыйфаты яхшыру дигән сүз.

Елизавета Пуншева, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot