Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда дүрт төбәктә Габдулла Тукайга бюст кую планлаштырыла
2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел туу уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 4 төбәктә шагыйрьгә бюст куелачак. Хәтер нокталары Россия төбәкләрендә һәм Казахстан республикасында урнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр итте.
«Быел дүрт җирлектә Тукайга бюст кую планлаштырыла. Алар – Түбән Новгород, Чиләбе, Омск өлкәсе һәм Казахстанның Петропавловск шәһәрендә урнашачак. Аерым яссылыкта барлык татар дөньясын туплап, без 15-17 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр Академиясе белән берлектә «Туган тел» форумы оештырачакбыз. 25-26 апрельдә «Татарча диктант» чаралары узачак. Аларның да темасы Тукайга багышлана. Алга таба да конгресс эшчәнлегендә бөек шәхесебезнең исемен мәңгеләштерү даими һәм өзлексез рәвештә дәвам итәчәк», – дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз