news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елда Чемпионат берьюлы өч илдә булачак

Мундиаль АКШ, Канада һәм Мексикада булачак.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). 2026 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларын берьюлы өч илдә уйныйлар. Мундиаль АКШ, Канада һәм Мексикада булачак, дип РИА Новости хәбәр итте.

Мондый карар ФИФАның 68нче конгрессында кабул ителгән.

  • Конгресс бүген Мәскәүдә узды. Төп мәсьәлә - 2026 елда узачак чемпионатны оештыручыларны сайлау булды.

Марокко да 2026 елгы чемпионатны уздыруга дәгъва иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot