news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2026 елда Чаллының һәм «КАМАЗ» йөк машинасының юбилее уңаеннан почта маркалары чыгачак

2026 елда Чаллы шәһәренә һәм КАМАЗ машинасына багышланган яңа почта маркалары чыгарылачак. Әлеге план Россия цифрлар министрлыгы каршындагы почта түләүләренең дәүләт билгеләре комиссиясендә расланган, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясе.

Махсус маркалар шәһәрнең юбилеена (2026 елда Чаллыга 400 ел тула), шулай ук беренче «КАМАЗ» йөк машинасының 50 еллыгына багышланачак.

Мэриядә искәртүләренчә, 1974 елда Советлар Союзында Чаллы шәһәре сурәтләнгән «КамАЗ бөтенсоюз удар төзелеше» маркасы чыгарылган булган. СССРда барлыгы 3,8 миллион шундый истәлекле марка чыккан.

Моңарчы Үзәк банкта шулай ук «Чаллы шәһәренә нигез салынуның 400 еллыгы» махсус көмеш тәңкәсен чыгаруны игълан иттеләр.

Элегрәк шулай ук Дәүләт Думасында Үзәк банкка Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан истәлекле тәңкә чыгарырга тәкъдим иттеләр, дип хәбәр ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100