Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда «Беренче укытучы» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашучыларны теркәү башланды
«Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларга читтән торып сайлап алу этабын узарга, һөнәри тестлар тапшырырга, төркемдә эшләп күрсәтергә, шулай ук ачык киңлектә үзләренең һөнәри юллары турында мәгълүмат урнаштырырга туры киләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укытучылар йомгаклау (көндезге) этабына юл алачак. Бу этап 2025 елгы конкурс җиңүчесе Тамара Котова эшләгән Камчатка краенда узачак. Укытучылар конкурс кысаларында дәресләр үткәрәчәк, төбәкнең мәгариф системасы белән танышачак һәм хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша алачак.
Йомгаклау сынаулары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәйданчыкларында үтәчәк. Җиңүчеләрнең исемнәре 1 октябрьдә Кремльдә игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз