news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елда беренче балага ана капиталы 737 мең сумнан артып китәчәк

Россия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин 2026 елда ана капиталының күләме беренче балага якынча 737 мең сум булачак дип хәбәр итте. Ә икенче балага, әгәр беренче бала өчен акча алынмаган булса, якынча 974 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости яза.

«1 февральдән ана капиталының күләме арттырылачак. Беренче балага ул 737 204 сумга җитәчәк, ә икенче балага, беренче бала өчен акча алынмаган очракта – 974 189 сум булачак», – диде Говырин.

Аның сүзләренчә, ана капиталы акчаларын торак сатып алуга яки төзүгә, белем алу өчен түләүгә, инвалид балаларны социаль яктан яраклаштыруга, шулай ук бала өч яшькә җиткәннән соң ата-ананың тупланма пенсия өлешен формалаштыруга юнәлтергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot