Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда бер бала өчен мәктәп формасы уртача 16 мең сумга төшәчәк
2026 елда бер бала өчен аяк киеме һәм букча белән бергә мәктәп формасының тулы комплекты якынча 23 мең сумга төшәчәк, ә аяк киеме һәм букчасыз база комплекты – 16 мең сумга, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгына Г.В. Плеханова исемендәге Россия икътисад университетының сәүдә сәясәте кафедрасы доценты Светлана Ильяшенко.
Аның сүзләренчә, Россия буенча (аяк киеме һәм букчаны исәпкә алмыйча) база җыелмасына уртача бәя 15,7–16 мең сум тора, тулы комплект – 22,5-23 мең сум тирәсе. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм башка эре шәһәрләрдә бәя 15-25 процентка югарырак булырга мөмкин. Спорт формасы, канцелярия товарлары һәм дәреслекләр тагын берничә мең сум өстәячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз