Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда Балык Бистәсендә 1,5 миллиард сумлык сөт комбинаты ачыла
2026 елда Балык Бистәсе сөт комбинатын ачарга ниятлиләр, аны төзү эшләренә 1,5 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстанның Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов ТР Инвестицион үсеш агентлыгындагы муниципаль сәгатьтә шул хакта хәбәр итте.
«2026 елда безнең район өчен зур саналган предприятиене эшләтеп җибәрергә ниятлибез. Балык Бистәсе сөт комбинаты тәүлегенә 300 тонна сөт эшкәртә алачак», - диде район башлыгы.
Хәзер төзелешнең актив фазасы, заказ бирелгән җиһазларны кабул итү, җиһазларны монтажлау һәм көйләү буенча подрядчыларны сайлап алу процессы бара.
Татарстанның сөт җитештерүчеләре чимал белән төп тәэмин итүчеләр булачак. Аннан каты һәм ярым каты сырлар, эретелгән сыр, атланмай ясаячаклар, дип өстәде комбинат вәкиле – эшмәкәр Ленар Сафин.
«Җитештерелгән продукцияне сатуга килгәндә, без Россия буенча күпләп сату һәм челтәр маркетингын үстерүгә йөз тотабыз. Шулай ук Казахстан, Үзбәкстан һәм Әрмәнстан кебек БДБ илләренә озатуны җайга салырга ниятлибез», – дип планнары белән уртаклашты Сафин.
Проектка юнәлдерелгән инвестицияләрнең күләме 1,5 миллиард сум тәшкил итә, шуның 920 миллион сумы салынган инде. Предприятиедә 200дән артык эш урыны булдыру ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз