Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда автомобильчеләр ташламалардан һәм субсидияләрдән файдалана ала
Татарстанда яшәүчеләр яңа автомобиль сатып алганда, ташламалардан һәм субсидияләрдән файдалана ала. Бу хакта тулырак мәгълүмат «Татар-информ» материалында.
Ташламалы автокредит
Россиядә гражданнарның кайбер төркемнәре өчен дәүләт ярдәме программасы кысаларында отышлырак шартларда автомобиль сатып алу мөмкинлеге каралган. 2026 елда ташламаның база күләме машина бәясеннән 20 процент тәшкил итә. Ташлама алучылар исәбенә, аерым алганда, табиблар, укытучылар, махсус операция катнашучылары, шулай ук аларның гаилә әгъзалары керә.
Программадан файдалану өчен эчке янулы двигательле автомобиль сатып алганда, кайбер шартларны үтәргә кирәк. Аерым алганда, транспорт чарасы җитештерүне локальләштергән өчен кимендә 2500 балл җыярга тиеш, ә аның бәясе 2 млн сумнан артмаска тиеш.
Электромобильләр һәм гибрид модельләр
Үзебезнең электрокарлар һәм гибридлар өчен дәүләт ярдәменең аерым кагыйдәләре каралган. Биредә ташлама барлык категория сатып алучылар өчен машина бәясеннән 35 процент тәшкил итә, әмма ташлама суммасы 925 мең сум белән чикләнгән.
Бу программаның мөстәкыйль юнәлеше, шуңа күрә гади автомобильләр өчен билгеләнгән 2 млн сумлык бәя лимиты аңа кагылмый.
Программада катнашучы модельләр исәбенә Evolute I-JOY, I-SKY һәм I-SPACE, Voyah Dream, Voyah Free һәм Voyah Passion, «Москвич 3е», «Амберавто А5» һәм Eonyx бренды автомобильләре керә.
Балалы гаиләләр өчен ташламалар
Ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Гаилә автомобиле» махсус ярдәмче программасы каралган. Автокредитны рәсмиләштергәндә, сатып алучы транспорт хакының 10 процент күләмендә компенсация алырга мөмкин.
Автомобильләргә таләпләр ташламалы автокредитлауның төп программасы өчен билгеләнгән таләпләргә охшаш. Аерым алганда, машинаның максималь бәясе һәм аны җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе исәпкә алына.
Газ җиһазы урнаштыруга субсидия
Татарстан халкы автомобильне табигый газ-метанга күчергәндә, дәүләт ярдәменнән файдалана ала. Мондый чара оешмаларга гына түгел, физик затларга да мөмкин. Субсидияне газ баллоны җайланмаларын урнаштыру белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган компанияләр аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Гражданнар, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен арттыру коэффициенты каралган. Аның ярдәмендә субсидиянең иң чик күләме ике тапкырга арта.
ОСАГО бәясен компенсацияләү
Инвалид гражданнар һәм аларның законлы вәкилләре ОСАГО полисы бәясеннән 50 процент күләмендә компенсация сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әмма автомобиль кешегә медицина күрсәтмәләре буенча кирәк булса, бу мөмкин. Компенсация ел саен бер килешү буенча бирелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз