news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 елда Әлмәттә туган беренче сабыйны теркәү тантанасы узды

ЗАГС белгечләре 2026 елда Әлмәттә туган беренче сабыйны теркәү тантанасында катнаштылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Малай 01 гыйнварда 4 сәгать 15 минутта дөньяга килә. Яңа туган баланың авырлыгы – 3800 грамм, буе – 55 см. Бу Шумилиннар гаиләсендә өченче бала.

Бәхетле әти-әниләр улларына Матвей исемен кушалар. Баланың әнисе – Шумилина Анастасия Эдуардовна ЗАГС идарәсе белгече дә икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot