Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда 43 меңнән артык татарстанлы беренче тапкыр сайлауларда тавыш бирәчәк
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 2026 елның 1 июленә республикада 2 923 997 сайлаучы теркәлгән. Аларның 33,5 процентын яшьләр тәшкил итә, ә Татарстанда яшәүче 43 меңнән артык кеше быел беренче тапкыр IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашачак.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, сайлауларда катнашу күп кенә яшьләр өчен беренче җитди гражданлык тәҗрибәсе була.
«Кешегә 18 яшь тулгач, аның алдында күп яңа мөмкинлекләр ачыла һәм җаваплылык та арта. Тавыш бирү хокукы – шуларның берсе. Быел 43 меңнән артык яшь татарстанлы беренче тапкыр сайлау участокларына киләчәк. Алар өчен бу үзләренең республика һәм ил тормышына катнашы барлыгын тою, аларның карарына чыннан да күп нәрсәнең бәйле булуын аңлау мөмкинлеге. Без бүген яшьләрнең иҗтимагый көн тәртибе белән кызыксынуын, үз шәһәрләре һәм районнары тормышында катнашырга, идеяләр тәкъдим итәргә һәм инициативаны үз кулларына алырга әзер булуын күрәбез», – диде Кадыйров, аның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз