Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елда 16 яшь галим яшәү шартларын яхшырту өчен субсидия алачак
2026 елда яшь галимнәрнең яшәү шартларын яхшырту программасы киңәйтеләчәк. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең 2025 ел нәтиҗәләренә багышланган гомуми җыелышында аның президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
«Агымдагы елда дүрт яшь галим инде шундый ярдәм формасын алды. Киләсе елда грантлар саны 16га кадәр арттырылачак», — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, быелдан Татарстанда яшь галимнәрнең яшәү шартларын яхшырту программасы эшли башлады. Алар торак сатып алганда беренчел взносны каплау яки ипотека кредитын киметү өчен 1,375 млн сумга кадәр субсидия ала ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз