news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 ел башында Татарстанда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 10 процентка артачак

2026 ел башыннан Татарстанда бюджет хезмәткәрләренең окладлары 10 процентка артачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Аерым алганда, 1нче түләү разряды һәм 1,0 тариф коэффициенты булганда, хезмәткәрнең оклады 23 320 сумнан 25 650 сумга кадәр артачак.

Тариф челтәре барлыгы 18 разрядтан тора. 18 түләү разряды булганда тариф коэффициенты 1,2281 гә тигез. Мондый разрядлы хезмәткәрнең хезмәт хакы элеккеге 28 637 сумнан 31 501 сумга кадәр артачак.

Соңгы тапкыр Татарстанда бюджет хезмәткәрләренең окладлары быел яз көне артты: 1 майдан алар 10 процентка артты.

news_right_1
news_right_2
news_bot