news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2026 ел ахырына кадәр отпуск өчен иң отышлы айлар аталды

2026 ел ахырына кадәр отпуск өчен иң отышлы айлар аталды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 ел ахырына кадәр отпуск өчен иң отышлы айлар - сентябрь, октябрь һәм декабрь айлары. Бу айларда түләүне югалтуларсыз алырга мөмкин, дип сөйләде РИА Новостига сенатор Айрат Гыйбатдинов.

«Иң күп эш көннәре булган айларда ял алу отышлырак. 2026 елда июль шундый ай булып санала, анда 23 эш көне. Июльдән тыш, 2026 ел ахырына кадәр сентябрь, октябрь һәм декабрь айларына игътибар итәргә кирәк – бу айларның һәркайсында 22шәр эш көне каралган», - диде сәясәтче.

Сенатор искәрткәнчә, яллар соңгы 12 айдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, эш көннәре күп булган айларда ял һәм хезмәт хакы арасындагы аерма еш кына ял файдасына килеп чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot