news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елның октябрендә Microsoft корпорациясе Windows 10 эшен туктата

Microsoft корпорациясе киләсе 2025 елның 14 октябрендә Windows операцион системасы эшен туктата. Бу хакта компания сайтында хәбәр ителә.

Сүз 22H2 версиясе турында бара, ул бу операцион система өчен соңгысы булачак. Үз чиратында 21H2 версиясе бик тиздән - агымдагы елның 11 июнендә эшләүдән туктатыла.

Операцион система эшен туктату кулланучылар апдейт һәм иминлек патчын алудан туктаячак дигәнне аңлата. Шул ук вакытта бу операцион система урнаштырылган компьютерлар эшләвен дәвам итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, VK бер айдан ICQ мессенджерын ябачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100