news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елның июленнән Татарстанда газның кубометры бер сумга диярлек кыйммәтләнә

Киләсе 2025 елның 1 июленнән Татарстанда табигый газның бер кубометры ваклап сату бәясе (өстәлгән бәягә салымны (НДС) исәпкә алып) 94 тиенгә – 7,47 сумнан 8,41 сумга кадәр артачак. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Моңарчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 1 июленнән республикада коммуналь хезмәтләргә тарифларны 17,5-22,3 процентка арттыру турында указ имзалады.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәясе 870 муниципаль берәмлектә 17,5 процентка артачак. Шулар арасында республиканың күпчелек авыл җирлекләре, Әлмәт, Арча, Буа, Лениногорск, Чистай шәһәрләре һәм берничә шәһәр тибындагы бистәсе бар.

Калган 43 муниципалитетта торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 22,3 процентка арта. Сүз 21 шәһәр (шул исәптән Казан һәм Чаллы), 15 шәһәр тибындагы бистә һәм 7 авыл җирлеге турында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot