news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елның III кварталында «Татар-информ» иң еш телгә алына торган матбугат чарасы булды

2025 елның III кварталында «Татар-информ» иң еш телгә алына торган матбугат чарасы булды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2025 елның өченче кварталында Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң күп цитаталары китерелгән мәгълүмат чарасы булды. Топ-20 «Медиалогия» сайтында бастырылган.

Цитаталар индексы 468,15 тәшкил иткән.

Икенче һәм өченче урында «БИЗНЕС Online» һәм «Kazanfirst» интернет-басмалары урнашкан.

Топ-20 гә шулай ук «Татарстан» ДТРК, «Татарстан-24», «ТНВ», «Челнинские известия», «НТР – Нижнекамск» газеталары һәм «Республика Татарстан» газетасы кергән.

Элегрәк «Татар-информ» 2025 елның беренче һәм икенче кварталларында иң күп цитаталары китерелгән Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары рейтингында беренче урында иде. Мәгълүмат агентлыгы шулай ук 2024 ел нәтиҗәләре буенча иң күп цитаталанганы булды.

«Медиалогия» — массакүләм мәгүлүмат чаралары һәм Интернет өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә торган абруйлы Россия компаниясе. «Медиалогия» системасы рейтингы иң абруйлы 106 мең чыганакны үз эченә алган электрон базада төзелгән. Бу – ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары.

news_right_1
news_right_2
news_bot