Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елның 31 декабре Россия халкы өчен ял көне булачак
Россия халкы өчен 2025 елның 31 декабре ял көне булачак. Шул рәвешле, Яңа ел каникуллары 12 көн дәвам итәчәк, 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Ял көне Хөкүмәт карары нигезендә билгеләнде. Документта 5 гыйнварның бәйрәм һәм ял көненә туры килүе сәбәпле, 31 декабрьгә күчерелүе әйтелә.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, расланган график нигезендә Россия халкы 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Шул ук вакытта башта эш көне булган 9 гыйнварны, Яңа ел каникулларының өзлексезлеген саклап калу өчен, ял көне итәргә карар кылынды.
Нилов сүзләренчә, бу оптималь карар: хезмәт законнарында эш һәм ял көннәре балансы бозылмый, ә гражданнар озын кышкы бәйрәмнәрне өзлексез уздыру мөмкинлеге ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз