Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елның 1 октябреннән Россиядә бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артачак
Россиядә 1 октябрьдән бюджет оешмалары хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын 7,6 процентка арттырачаклар. Бу хакта РФ Хөкүмәте хәбәр итте.
«2025 елның 1 октябреннән бюджет хезмәткәрләренең аерым категорияләренең хезмәт хакы 7,6 процентка артачак», – диелгән басмада.
Билгеләп үтелгәнчә, тиешле боерык инде имзаланган.
Хәбәрдә шулай ук Федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр, федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре, хәрби частьләрнең гражданлык персоналы һәм башка категорияләр югары хезмәт хакы ала башлаячак, дип күрсәтелгән.
Мондый хезмәткәрләрнең эш хакларын арттыруга федераль бюджетта 2025, 2026 һәм 2027 елларның план чорына 30,8 млрд сум каралган.
«Реаль хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру – хезмәт кодексында язылган хезмәткә түләү буенча закон тарафыннан билгеләнгән гарантияләрнең берсе», – дип ассызыкладылар РФ Хөкүмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз