Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елгы Петербург халыкара икътисади форумында Путин катнашында пленар сессия башланды
Санкт-Петербургта XXVIII Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясе старт алды. Шушы минутларда катнашучыларга мөрәҗәгать белән Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак.
Сессиядә шулай ук Индонезия Президенты Прабово Субианто, Бәһрәйн король гвардиясе командующие Насер бен Хамад Әл-Халифа, Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры урынбасары Дин Сюэсян һәм Көньяк Африка Республикасы вице-президенты Пол Машатиле катнаша. Дискуссиянең модераторы булып Берләшкән Гарәп Әмирлеге журналисты Надим Котеич чыгыш ясый.
Элегрәк «Комсомольская правда» Россия лидеры матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр иткәнчә, РФ Президенты Россия икътисадының агымдагы торышына һәрьяклап бәя бирәчәк, аның үсешенең стратегик юнәлешләрен һәм үсеш перспективаларын билгеләячәк. Үз чыгышында ил икътисады эшли торган халыкара контекстка аерым игътибар бирергә җыена.
Петербург халыкара икътисади форумы-2025нең төп темасы – «Гомуми кыйммәтләр – күп поляр дөньяда үсеш нигезе».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз