news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елга Татарстан бюджеты керемнәре һәм чыгымнары 47 миллиард сумга артачак

2025 елга Татарстан бюджеты керемнәре һәм чыгымнары 47 миллиард сумга артачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанның киләсе елга бюджеты керем һәм чыгым өлешләре 47 миллиард сумга диярлек арттырылды. Бу федераль бюджет акчаларын субвенцияләр, субсидияләр һәм башка бюджетара трансфертлар рәвешендә бүлүгә бәйле. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында республика финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

«2025 елга республика бюджетында бүленгән федераль акчалар күләме 42,7 миллиард сум, 2026 елга — 42,1 миллиард сум, 2027 елга — 40,6 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Акчалар барлыгы 119 чыгым позициясе буенча бүленгән», - диде Финанс министрлыгы башлыгы.

Гайзатуллин 2025-2027 елларга бюджет турындагы закон проектына Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән кергән төзәтмәләрне тәкъдим итте.

«Төзәтмәләр нигездә федераль акчалар өлешендә бюджетны төгәлләштерүгә юнәлдерелгән. Аларны шартлы рәвештә биш блокка бүлеп була. Беренче блок төзәтмәләре федераль бюджет акчалары РФ субъектларына бүленү сәбәпле керемнәр һәм чыгымнарны арттыруга кагыла. Бу суммалар безнең төзәтмәләрдә чагылыш тапты», - дип аңлатты ул.

Министр сүзләренчә, икенче блок төзәтмәләре 2025 елның 1 гыйнварыннан алкоголь һәм дизель ягулыгына акцизларны арттыру өлешендә РФ Салым һәм Бюджет кодексларындагы үзгәрешләр белән бәйле.

«Өченче блок төзәтмәләре беренче укылыштан соң аерым норматив актлар кабул ителү һәм бюджет ассигнованиеләре төгәлләштерелү белән бәйле. Дүртенче блок төзәтмәләре редакцион характерда. Бишенче блок – йомгаклау төзәтмәләре. Барлык төзәтмәләр дә объектив, федераль бюджет һәм норматив-хокукый актлар проектына нигезләнә», - дип өстәде ул.

Нәтиҗәдә 2025 елга Татарстан бюджеты керемнәре 472,1 миллиард сум, чыгымнары 485,6 миллиард сум күләмендә фаразлана. Дефицит 13,5 миллиард сумны тәшкил итәчәк.

«Дефицит беренче укылышка карата үзгәрми. Нигездә барлык тармакларда керемнәр һәм чыгымнар арта», - дип ассызыклады Гайзатуллин.

Бюджет турындагы закон проектына барлыгы 356 төзәтмә кертелде, диде профильле комитет рәисе Леонид Якунин. Шулар арасыннан 340 төзәтмә ТР Министрлар Кабинетыннан, ә 16сы КПРФ фракциясе депутатларыннан кертелгән.

«Хөкүмәт, Финанс министрлыгы, комитет барлык төзәтмәләрне игътибар белән өйрәнде. Алар хәл ителде. КПРФ фракциясе төзәтмәләре гамәлдән чыгарылды, чөнки фикер алышу барышында мәсьәләләрнең бер өлеше хәл ителде. Республика Министрлар Кабинетыннан төзәтмәләрне карыйсы калды», - диде ул.

Комитет депутатлары төзәтмәләрне хуплады һәм ТР Дәүләт Советына «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына ТР бюджеты турында» закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Закон проекты парламентның якындагы утырышында икенче укылышта каралачак.

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты октябрьдә VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта кабул ителде. Аңа төзәтмәләр 1 ноябрьгә кадәр кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100