news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елга Татарстан бюджеты дефициты 13,5 миллиард сум күләмендә фаразлана

2025 елга Татарстан бюджеты дефициты 13,5 миллиард сум күләмендә фаразлана
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2025 елга Татарстан бюджеты керемнәр буенча 425,5 миллиард сум, чыгымнар буенча 439 миллиард сум булыр дип фаразлана. Дефицит 13,5 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

Киләсе елга ТР бюджетының керем өлеше 512,1 миллиард, чыгым өлеше 525,6 миллиард, дефицит 13,5 миллиард сум күләмендә фаразлана, дип сөйләде спикер.

Табышка салым 128 миллиард сум күләмендә килер, дип көтелә. Физик затлар кеременә салым республиканың консолидацияләнгән бюджетына 186 миллиард сум, ә бюджетка 130,2 миллиард сум күләмендә керәчәк. «Салым буенча исәп-хисаплар хезмәт өчен түләүнең фаразланган фондыннан, салым керемнәренең быел көтелгән суммасыннан һәм аның планлаштырылган чорда үсеш темпларыннан чыгып башкарылды», - дип аңлатты Оксана Кисапова.

Бюджетка керәчәк акцизлар 45 миллиард сумны тәшкил итәчәк (республика бюджетына – 43,4 миллиард сум). Оешмалар милкенә салым 41,6 миллиард сум күләмендә фаразлана.

2025 елда бюджетның салым булмаган керемнәре 29,7 миллиард сум булыр, республика бюджетының салым булмаган керемнәре 24 миллиард сумны тәшкил итәр, дип көтелә. Бу күрсәткечкә җир һәм милек арендалау һәм сатудан керемнәр, штрафлар, экологик түләүләр һәм башка кертемнәр керә, дип билгеләде финанслар министры урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100