Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2025 елга моношәһәрләрдә 600 мең эш урыны булдырылачак
Россиялеләрнең якынча 10 проценты төп халкы җитештерү предприятиеләрендә эшләүче моношәһәрләрдә яши.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Икътисадый үсеш министрлыгы җитәкчесе Максим Орешкин әйтүенчә, җитештерү предприятиеләреннән теге яки бу сәбәпләргә бәйле рәвештә эшче көчләр күпләп китә. Мондый предприятиеләрдә җитештерү тармагы заман таләпләренә яраклаштырып үзгәртелгәнгә күрә, хезмәткәрләрне эштән азат итәргә туры килә. Ә аларга яңа эш урыны табарга кирәк. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Икътисадый үсеш министрлыгы үз алдына шактый кыю бурычлар куя. «2019 ел ахырына без 319 моношәһәрнең һәркайсында 230 мең яңа эш урыны булдыруны планлаштырабыз», – ди министр урынбасары Александр Цыбульский. Аның әйтүенчә, 2025 елга яңа эш урыннарының саны 600 меңгә җитәчәк.
Моношәһәрләрдә эш белән тәэмин ителеш турында вакыт-вакыт мәгълүмат тапшырыла торган автоматлаштырылган система булдырылган. «Һәм без онлайн режимда аларның социаль-иктисади үсешендәге үзгәрешләрне күзәтеп торабыз», – ди Цыбульский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз