news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елга кадәр Иделне сәламәтләндерүгә 15,7 миллиард сум акча тотылачак

Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев Мәскәүдә елгага антропоген зыянны киметү чаралар турында сөйләде.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Мәскәүдә Россия Федерациясендә Экология елын оештыручы комитетның дүртенче утырышында чыгыш ясады. Эшлекле очрашу Россия Президентының табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле – илдә Экология елын оештыру комитетының рәисе Сергей Иванов җитәкчелегендә узды. Бу хакта республиканың Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы белән берлектә Иделне савыктыру буенча өстенлекле төбәк проекты булдырылган. Аның нигезендә 2025 елга кадәр гомуми суммасы 15,7 миллиард сумлык чаралар үткәрү планлаштырылган. Төп басым елгага пычрак сулар төшүне бетерүгә, канализация чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләүгә ясалачак.

Моннан тыш, проект кысаларында сәнәгать предприятиеләрендә әлеге юнәлештә инвентаризацияләү үткәреләчәк, яр буе линиясе билгеләнәчәк, сусаклагычлардан 50 метрлы яр буе линиясендәге җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр хисабына теркәләчәк, су объектларына гомуми керү урыннарын ачу өчен 365 канунсыз корылма сүтеләчәк, су саклау кануннарын бозу очрагын кисәтү өчен күзәтү көчәйтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100